16+

Әлмәт театрында сөенечле яңалык!

Әлмәт театры Магнитогорскида узган Кече шәһәр театрлары фестиваленнән чираттагы җиңү белән кайтты – Чиләбе шәһәре мэрының махсус бүләгенә ия булды.

Әлмәт театры Магнитогорскида узган Кече шәһәр театрлары фестиваленнән чираттагы җиңү белән кайтты – Чиләбе шәһәре мэрының махсус бүләгенә ия булды.

«Жюри әгъзалары һәм катнашучы театрлар эшебезне югары бәяләде. Спектакль барышында тамашачыны күзәттем. 1 сәгать 20 минут буена селкенмичә дә утырдылар. Икенче көнне коллегаларның очраган берсе искиткеч спектакль алып килүебезне әйтте», – диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

«Безгә гран-при бирмәделәр – бу табигый. Өченче ел рәттән безгә булмас бит инде – алай була алмый, гәрчә зур премияне алуга барлык алшартлар булса да», – дип дәвам итте ул. Директор артистларның уенын аеруча билгеләп үтте.

Әлмәт театры фестивальдә Лев Толстой пьесасы буенча куелган «Дөм»/»Власть тьмы» спектакле белән катнашты.

Спектакльнең режиссеры Лиза Бондарь белән театр үткән ел Кече шәһәр театрлары фестивалендә танышкан. Ул вакыт театр «Җил артыннан» спектакле белән «Зур формалы спектакль» өчен гран-при алды. Ә Лиза Бондарь шундый ук премияне кече формалы спектакль өчен алган була.

Лев Толстой текстының сәхнә адаптациясен Екатерина Августеняк һәм Лиза Бондарь үзе эшләгән. Татарчага язучы Рифкать Шаһиев тәрҗемә иткән.

Кече шәһәр театрлары фестиваленең жюри рәисе Марат Гацалов һәм арт-директор Олег Лоевский спектакльнең Россия театраль киңлеге өчен үзенчәлекле әсәр булуын билгеләп узганнар.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading