Россиядә ташламалы автокредитлау программасы кабат эшли башлады.
Аңардан махсус хәрби операциядә катнашучылар (мобилизацияләнгәннәр, иреклеләр, контрактчылар) файдалана ала, дип хәбәр итә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.
Мондый кредитлар буенча беренчел кертем машина бәясенең 20 процентын тәшкил итә. Алар буенча үзебезнең илдә җитештерелгән автомобильне сатып алырга мөмкин, аның бәясе 2 миллион сумнан артмаска тиеш. Ташлама шул ук вакытта машина бәясенең 25 процентын тәшкил итәчәк, әмма 625 мең сумнан артык түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар