Аңа бәйле Хөкүмәт карары проекты әзерләнгән.
Россия Транспорт министрлыгы машина йөртүчеләр өчен яңа төр штрафлар кертергә мөмкин, дип яза "Коммерсантъ". Ул тизлекне киметүне таләп иткән вакытлыча юл билгеләренә кагыла.
Моңа кадәр тизлекне киметүне таләп иткән вакытлыча куелган юл билгеләренә кагылышлы кагыйдәләрне бозган очракта, штраф каралмаган иде. ЮХИДИ даими юл билгеләренә генә карап эш итте. Хөкүмәт әзерләгән проект кабул ителгән очракта, вакытлыча билгеләрне үтәмәүчеләргә дә штраф киләчәк.
Комментарийлар