16+

Мигрантларны автобус руле артына утыртмаска киңәш ителә

Чаллыда автобус йөртүчеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу саны 62 процентка арткан, дип яза "Челнинские известия".

Чаллыда автобус йөртүчеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу саны 62 процентка арткан, дип яза "Челнинские известия".

Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиядә Чаллы дәүләт автоинспекциясе башлыгы Радий Кадиков хәбәр иткәнчә, шәһәрдә автобус йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре саны беренче ярты елда узган чор белән чагыштырганда 62 процентка арткан. 2023 елның беренче яртыеллыгында 13 юл һәлакәте була, ә 2022 елда аларның саны - сигез. Аларда 20 кеше яраланган (узган ел 13).

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автобус йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2133 очрагын булдырмый калган. Күпчелек хокук бозулар (1363) техник төзексезлекләр белән бәйле булган. 161 хокук бозу — пассажирлар йөртү кагыйдәләренә кагыла, 21 очрак — светофорның тыю сигналына йөргәннәр.

Чаллы дәүләт автоинспекциясе башлыгы Радий Кадиков мигрантларны эшкә алмаска киңәш итә.
"Аңлашыла ки, кадрлар дефициты хәзер бөтен җирдә-җитештерүдә дә, оешмаларда да. Бу хокукларны бозу түгел. Производствода эшләсеннәр, әмма автобус руле артында түгел, алар бит салонында дистәләгән пассажир йөртә. Бүген мигрант машина йөртүчеләр монда, ә иртәгә инде чит илгә китеп барырга мөмкин. Алар вакытлыча кешеләр», - дип билгеләп үтте Радий Кадиков.

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading