16+

Милли музей хатирәләр яңартырга чакыра

Россия көнендә Татарстанның Милли музеенда «Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Ватан сугышы» исемле төбәкара хәрби-тарихи фестиваль узачак.

Россия көнендә Татарстанның Милли музеенда «Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Ватан сугышы» исемле төбәкара хәрби-тарихи фестиваль узачак.

«Көнчыгыш - Көнбатыш» турниры Милли музейда элек тә уздырыла иде. Быел реконструкторлар беренче тапкыр тамаша өчен Урта гасыр дәверен түгел, ә нәкъ менә героик 1812, 1941-1945 елларны сайлаган.

11 июнь көнне 1812 елгы Ватан сугышына багыш­ланган программа күрсәтелә. Музейга килүчеләр XIX гасырдагы поход тормышы эпизодлары, дуэль традицияләре белән таныша алачак. Шулай ук бал биюләре буенча мастер-класс, җырлар һәм романслар концерты, цирк тамашасы булачак, костюмнарны реконструкцияләү барышы күрсәтеләчәк. Наполеон сугышы күренешләренең эпизодлары белән танышырга мөмкин.

12 июнь программасы тулысынча 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышлана. Сугыштан соңгы 40нчы еллар... Тынлы оркестр... Ә бию коллективы үзенең «Бүген кич белән биюләр була» исемле программасы белән музейга килүчеләрне әби-бабайларыбызның яшьлегенә алып кайтачак.

Музей залларында Россиянең Ватан сугышына багышланган «12нче ел гарасаты», «Бөек билгесез сугыш», «Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан» исемле күргәзмәләр эшләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading