Безнең республикада Татарстанда яшәүче барлык милләтләр өчен дә шартлар тудырылган. Бездә һәр халыкның мәдәниятен, гореф - гадәтләрен саклауга игътибар бирелә. Республика көнендә Казан "Гаилә үзәге" янында узган "Милләтләр бизәге" этноконфессиональ фестивале төрле халыклар, диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрнең дустанә булуын күрсәтте.
Әлеге фестиваль икенче мәртәбә оештырылды. Бу юлы да килгән кунаклар аннан канәгать калгандыр. Зур сәхнәдә төрле милләтләрнең җыр-биюләрен профессиональ коллективлар башкарды. Австриядән килгән махсус кунак "Грам Арт Мюзик" төркеме төрле уен коралларында уйнап күңелле халык җырларын яңгыратты. Үзбәкстанның "Карпай карпай", Казахстанның "Терра", Тываның "Чергилчин" ансамбльләрен яратып карады тамашачы.
- Без барыбыз да тыныч, бергә килешеп яшибез. Теләсә кайсы халыкның биюен башкарасыз. Татарстан халыклары ассамблеясыннан тыш биредә Тыва, Казахстан, Австриядән кунаклар бар. Алга таба да шулай дус булып яшик", - диде Президент Рөстәм Миңнеханов.
Чатырлардагы милли күргәзмәләрне һәркем кызыксынып карады. Башка халыкларның аш-суын да авыз итәргә, милли киемнәр сатып алырга мөмкин иде. Теләгән һәркем биредә бию, чүлмәк ясау, кәрзин үрү, чигү серләренә өйрәнде. Танылган шамаилләр остасы Нәҗип Нәккаш янына килеп үз туграларын ясатып алдыручылар шактый җыелды. Канатта йөрү буенча танылган үзбәк гаиләсенә сокланмаган кеше булмагандыр. Рахмановларның дүрт яшьлек оныклары Әбүбәкернең биеклектә бау өстендә йөрүе бигрәк тә таң калдырды.
Фестивальдән фотоларны моннан карагыз.
Комментарийлар