16+

Минтимер Шәймиев: «Бу бөтенләй башка дөнья булачак! Үзебезне мактыйк әле!»

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Болгар ислам академиясе һәм «Кол Гали» кунакханәсе төзелеше белән танышу максатыннан, эш сәфәре белән Болгарда булды, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.

Минтимер Шәймиев: «Бу бөтенләй башка дөнья булачак! Үзебезне мактыйк әле!»

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Болгар ислам академиясе һәм «Кол Гали» кунакханәсе төзелеше белән танышу максатыннан, эш сәфәре белән Болгарда булды, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.

Дәүләт Киңәшчесе элекке заманнарда, аеруча XVIII гасырларда дөньяга танылган шәхесләргә, аң-белем таратучы мәгърифәтчеләребезгә, гыйлемле дин әһелләренә бик бай булуыбызны искәртте. Хәзер моны торгызу эше җиңелләрдән булмавын ассызыклап, академия ректорына зур җаваплылык йөкләнүенә ишарәләде.

- Кайчак аңлап бетермәү аркасында, дөнья күләмендә булып торган күңелсез вакыйгаларда ислам динен гаепләүчеләр күп. Без моннан китәргә тиеш, чөнки безнең хәнәфи мәзһәбе вакыт белән сыналган. Көндәлек тормышыбыз да күрсәтеп тора - мөселманнар, православие дине вәкилләре бер-берсен аңлап, бәхәс куертмыйча яши. Шуны безгә алга сөрергә кирәк. Хәнәфи мәзһәбе республикабызда, Россия күләмендә дә тыныч мөнәсәбәтләр урнаштырып, башка милләт кешеләре белән аңлашуга китерә. Әлеге академия башлангыч белем бирү оешмасы, мәдрәсә генә түгел, шуңа күрә монда иң гыйлемле шәхесләрне әзерләү бурычы тора. Бу бик җитди мәсьәлә. Без моңа белемле шәхесләребез күбрәк булсын дип тотындык. Хәзер тиешле белемле, әзерлекле кешеләрне табу җиңел түгел. Моның өстендә эшлибез, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев, төзелеп килүче объект белән танышканнан соң.

Болгар ислам академиясе торак һәм уку биналары комплексыннан торачак. Укыту барышында "Ак мәчет" һәм Болгар музей-тыюлыгының башка объектлары файдаланылачак. Болгар ислам академиясе илнең мөселман өммәтеннән зыялыларны-магистр һәм докторларны әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук өстәмә һөнәри белем алу өчен мөмкинлекләр тудырыла. Һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен «менеджмент һәм дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр", "гарәп теле һәм әдәбияты", "ислам икътисады һәм хокук", "татар теле һәм әдәбияты" кафедраларын булдыру планлаштырыла.
Бүгенге көндә корылма түбә астына кертелгән.



- Безнең алда салкыннар башланганчы коммуникацияләргә тоташтырып, җылы җибәрү бурычы тора. Төзелешне кышын да дәвам итеп, билгеләнгән срокка тәмамлау өчен бу мөһим, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Искәртеп узыйк: 2017 елның көзендә академиягә беренче абитуриентларны кабул итү планлаштырыла. Академия өчен инде таш кайтарылган. Якын арада бинаның фасадын тышлау өчен Грециядән белгечләр килүе көтелә.

Минтимер Шәймиев төзелеш эшенең барышыннан канәгать калды. Куркынычсызлык ягыннан да эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп узды. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батровка Ак мәчеткә илтә торган юлда җимеш бакчасы булдыру, сәхабәгә һәйкәл урнаштыру һәм башка эшләрдә шәригать кануннарына туры килерлек итеп тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде.

- Бу бөтенләй башка дөнья булачак! Үзебезне мактыйк әле! Бакча булса, бу туристларга да сөйләргә кызык булачак, - диде.

Сүз уңаеннан: узган елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе белән Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше турындагы указга кул куйды. Аларның төзелеше өчен бик күп предприятиеләр, оешмалар һәм шәхси затлар акчаларын күчерүне дәвам итә. 5 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, әлеге ике объект төзелешенә 979 537 735 сум акча җыелган. Иң активлар арасында Казан халкы (242 миллион), әлмәтлеләр (235 миллион) һәм түбән камалылар (126 миллион).

Фото: sntat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading