Каһирә шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия рәсми делегациясе белән Гарәп Республикасы Мисыр транспорт министры Хани Дахи белән очрашты.
Каһирәгә Россиянең 70тән артык предприятиесе вәкилләре килгән, шулар арасында «КАМАЗ» компаниясе җитәкчелеге дә бар. Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров очрашу барышында Мисыр белән багланышларны арттырып, Чаллы йөк автомобильләре җитештерүчеләргә ярдәм кирәклеген дә искәртте. Шулай ук делегация Мисыр Сәнәгать, сәүдә, кече һәм урта предприятиеләр министры Мөнир Фәхри Әбденнур белән дә фикер алышты. Мөнир Фәхри Әбденнур әйтүенчә, Россия һәм Мисыр эшкуарлары илләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертте. «Ышанам ки, Мисыр һәм Россия эшлекле даирәләренең даими хезмәттәшлеге сәүдә-икътисадый багланышларны ныгытуга этәргеч булачак. Шуңа карамастан, илләр арасындагы товар әйләнешенең гомуми күләме (2014 елда 5,5 млрд. доллар тәшкил итә) чын мөмкинлекләрне чагылдырмый», - ди Мөнир Фәхри Әбденнур. Денис Мантуров исә Гарәп Республикасы Мисыр Сәнәгать, сәүдә, кече һәм урта предприятиеләр министры әйткән Россия һәм Мисыр арасындагы багланышларны эллекеге дәрәҗәсенә кайтару кирәклеген хуплады. Алга таба хезмәттәшлек итүгә иң перспектив юнәлешләр - авиатөзелеш, суднолар төзү, машина төзелеше, медицина, энергетика өлкәсендәге төзелешрләр дигән нәтиҗәгә килделәр очрашуда.
Шуннан Россия делегациясе вәкилләре Гарәп Республикасы Мисыр сәламәтлек саклау министры Адел Адави белән очрашты. Яклар сәламәтлек саклау, фармацевтика һәм медицина хезмәткәрләренең стажировкасын оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар