Ноябрь бәйрәмнәрендә Татарстан халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк.
Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән производство календаре нигезендә, республикада яшәүче кешеләр 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.
Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь) якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә – 5 ноябрьгә күчә. Моннан тыш, сишәмбедә республикада Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул рәвешле, татарстанлылар 7 ноябрьдә генә эшкә чыгачак.
Комментарийлар