Нурлатта янгын вакытында яшүсмер һәлак булган
24 июнь көнне иртән Нурлатта янгын вакытында 15 яшьлек яшүсмер һәлак булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
24 июнь көнне иртән Нурлатта янгын вакытында 15 яшьлек яшүсмер һәлак булган.
Чернышевский урамы буенча торак йорт яну турындагы хәбәр аларның күршеләреннән кергән. Янгын бүлекләре килеп җиткәнче, бөтен йортны, мунчаны ут камап алган була.
Шул йортта яшәүче олы яшьтәге ханым сүзләренә караганда, өйдә аның оныгы булган, ул бу вакытта йоклаган. Әти-әнисе эштә булган. Әби кеше үзе бакчада эшләп йөргән.
«Аппаратлар ярдәмендә разведка үткәрү барышында йокы бүлмәсендәге идәндә яшүсмер табылды. Мөгаен, малай уянып, бүлмәдән чыгарга маташкандыр. Аны саф һавага чыгардылар, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр, әмма ул үлгән иде», – диде районара янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы Әлмәрис Талипов. Белгеч сүзләренә караганда, яшүсмернең тәнендә термик җәрәхәтләр булмаган.
Янгынның сәбәбе-электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Янгын йортны һәм сарайны тоташтыручы түбә арасында башланган. Көчле җил аркасында ут өйгә күчкән, дип яза Нурлат-Информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар