16+

Пенсионерларны салымнан азат итәләр. Кайсысыннан?

Дәүләт Думасында күп балалы гаиләне керемгә салымнан азат итәргә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасында күп балалы гаиләне керемгә салымнан азат итәргә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР партиясеннән) РФ Финанс министры Антон Силуановка хат юллаган, анда пенсия яшендәге гражданнарны банк кертемнәреннән кергән керемнәргә салым түләүдән азат итәргә тәкъдим ителә. 

"Сездән банк кертемнәреннән кергән керемнәргә салым түләү өлешендә салым законнарына үзгәрешләр кертү инициативасын хуплавыгызны сорыйм", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Чернышов сүзләренчә, пенсионерларның банк счетлары, кагыйдә буларак, аларның хуҗалары эшләмәү һәм пенсиядән башка керемнәре булмау сәбәпле тулыланмый. "Бу акчаларның күбесе гомере буе тупланган, ә кертем буенча процентлар керем функциясен түгел, ә инфляциядән акчаны саклау функциясен үти", - диелә хатта.

Шул ук вакытта, Чернышов аңлатуынча, мондый ташлама бюджетны сизелерлек керемнәрдән мәхрүм итмәячәк, чөнки салымчыларның 4 процентында гына салым салына торган тупланмалар бар. "Бүген кертемнәрдән кергән табышның 13 процентын елына 150 мең сумнан арткан барлык гражданнар түли. Банкларда ставкаларның хәзерге дәрәҗәсендә моның өчен уртача 1,2 млн сум кирәк. Барлык пенсионерларның да андый тупланмалары юк, әмма аларның кертем проценты барыбер аларга акча эшләргә мөмкинлек бирми, ә бары тик инфляциядән генә коткара дип дөрес әйтәләр", - дип белдергән ул ТАСС агентлыгына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading