16+

Полиция хезмәткәре бер гаиләне коткарган

Казанның Чишмәле скверында полиция хезмәткәре Илнар Фәйзуллин боз астына төшеп балаларны коткарган.

Казанның Чишмәле скверында полиция хезмәткәре Илнар Фәйзуллин боз астына төшеп балаларны коткарган.

Нәкь менә ул 2021 елның 11 маенда 175нче гимназиядә коточкыч фаҗига оештырган Илназ Галәвиевне тоткарлаучылар арасында булган, дип хәбәр итә «Республика Татарстан» газетасы.

Әлеге хәл 18 ноябрьдә кич белән килеп. Балалар уен вакытында юка бозга чыгып, су астына төшеп киткәннәр. Балаларга ярдәмгә аларның туганнары ташланган, ләкин ул да су астына китә. Ике минут та үтми, батучыларны күреп алган Илнар Фәйзуллин һәм ике Росгвардияче йөгереп килә.

Шул вакытта балалар инде су астына киткән, аларны коткарырга дип килгән ир-ат алар артыннан су астына чумган була. Илнар Фәйзуллин су төбенә киткән алты яшьлек малайны алып чыгып, хезмәттәшенә тапшыра.

Баланы яр буена алып чыкканда, полиция хезмәткәре үзе дә бата башлый һәм дүрт яшьлек кызны эзләп суга чума. Аны эзләп табып, ярга алып чыга, ясалма сулыш ясый башлый. Росгвардиячеләр балаларны коткарырга төшкән ир-егеткә дә ярга чыгарга ярдәм итәләр, аларны медикларга тапшыралар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading