16+

Путин: фәкать ике юл бар...

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары катнашында узган утырышта халыкны прививка ясарга өндәде.

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары катнашында узган утырышта халыкны прививка ясарга өндәде.

– Безнең прививка ышанычлы һәм нәтиҗәле. Фәкать ике юл бар: йә инфекция эләктереп авыру, яки прививка ясату. Нишләп авыруны көтәргә? Прививка ясатыгыз, моңа җаваплы карагыз, – диде ул.
Президент, авыру таралуны булдырмас өчен, тестлаштыру темпын арттырырга кушты. Төбәкләргә статистиканы яшермәскә һәм картинаны бизәкләп күрсәтмәскә кирәклеген ассызыклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading