16+

Путин минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канунга кул куйды

Путин 2025 елга МРОТны 22 440 сум күләмендә арттыруны раслады

Путин 2025 елга МРОТны 22 440 сум күләмендә арттыруны раслады

Россия Президенты Владимир Путин хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 2025 елның 1 гыйнварыннан аена 22 440 сумга кадәр арттыру турындагы канунга кул куйды. Тиешле документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган.
2024 елда МРОТ 19 242 сум тәшкил итә. 1 гыйнвардан ул 16,6% ка артачак. Бу 4,2 миллион хезмәткәрнең хезмәт хакы артуга китерәчәк.

"Киләсе ел башыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 22 440 сум күләмендә билгеләнә, хәзерге вакытта бу аена 19 242 сум", – дип яза РИА Новости. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading