16+

Путин хәбәр иткәнчә, 300 мең кеше хәрби хезмәт үтү өчен контракт төзегән

Махсус операция зонасына үз теләге белән бару өчен 300 мең кеше РФ Кораллы көчләре белән контракт төзегән инде, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.

Махсус операция зонасына үз теләге белән бару өчен 300 мең кеше РФ Кораллы көчләре белән контракт төзегән инде, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә

"Мин берничә көн элек әйттем инде, ир-атлар, безнең сугышчылар Россия Федерациясе Кораллы көчләре белән контрактлар имзалады, 270 мең дип әйткән идем, әмма бу инде искергән мәгълүматлар. Менә бүген иртән хәбәр иттеләр – 300 мең кеше контрактка кул куйган, алар, мин ассызыклап үтәсем килә, Россия мәнфәгатьләрен яклап, үз ватаны мәнфәгатьләрендә үз гомерләрен корбан итәргә әзер», - диде Россия дәүләт башлыгы.

МХОда катнашу өчен Кытай халык республикасыннан волонтерлар җыю турындагы имеш-мимешләрне дә кире какты Россия лидеры. Аның сүзләренчә, чит ил кешеләрен чакыру өчен ихтыяҗ юк. Әлеге гайбәт сүзләрне Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чаралары тараткан икән. 

«Мин бу сүзләрне мәгънәсезлек дип әйтергә телим», – дип ассызыклады Путин.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading