16+

Путинның Пригожин белән очрашуы 3 сәгатькә якын дәвам иткән

Россия Президенты Владимир Путин 29 июньдә чыннан да «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе командирлары һәм компаниягә нигез салучы эшмәкәр Евгений Пригожин белән очрашкан.

Россия Президенты Владимир Путин 29 июньдә чыннан да «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе командирлары һәм компаниягә нигез салучы эшмәкәр Евгений Пригожин белән очрашкан.

Бүген Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк Liberation басмасында дәүләт башлыгының 24 июньдәге фетнә омтылышыннан соң «Вагнер» вәкилләре белән очрашуы турында мәгълүмат чыккан иде.

«Бу очрашу 29 июньдә Кремльдә узды. Ул өч сәгатькә якын дәвам итте», - диде Песков.

Очрашу вакытында Президент хәрбиләрнең аңлатмаларын тыңлаган, аларга алга таба эшкә урнашу һәм бүлекчәләрне хәрби максатларда куллануның мөмкин булган вариантларын тәкъдим иткән.

Песков билгеләп үткәнчә, «командирлар 24 июньдә булган вакыйгаларның үз версиясен сөйләгән, дәүләт башлыгы һәм Югары башкомандующийның тарафдарлары һәм солдатлары булуын ассызыклаган, шулай ук туган ил өчен алга таба да көрәшергә әзер икәнлекләрен белдергән».

РФ Президенты россиялеләргә мөрәҗәгатендә «Вагнер» хәрбиләренә биргән вәгъдәсен үтәячәген искәртте. Алар Саклану министрлыгы бүлекчәләренә күчәргәме, өйләренә кайтыргамы әллә Белоруссиягә китәргәме икәнлеген үзләре сайлый алачак. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading