16+

"Республика тәбрикләмәсе" акциясе башланды

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы 10 август көнне башлап җибәргән «Республика тасмасы» акциясе тәмамланып та өлгермәде, активистлар инде яңа, «Республика тәбрикләмәсе» дигән чарага старт бирде.

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы 10 август көнне башлап җибәргән «Республика тасмасы» акциясе тәмамланып та өлгермәде, активистлар инде яңа, «Республика тәбрикләмәсе» дигән чарага старт бирде.

«Республика тасмасы» проекты кысаларында өч атна дәвамында Татарстан флагы төшерелгән тасма республиканың 45 районында булып кайтты. Бу эстафета Татарстан һәм аның ирешкән уңышлары белән горурланучыларны берләштерү максатыннан оештырылды. Районнарда "Республика тасмасын" Татарстаның үткәне һәм бүгенгесенә багышланган төрле квест, флешмоб, викторина, конкурслар, спорт ярышлары һәм ишек алды бәйрәмнәре белән каршы алдылар.

Бүген Республика тасмасының сәяхәт мизгелләрен Казанның Бауман урамында күреп була иде.

-Менә бу безнең иң беренче акция - зур тарихи квест. Ә бу Яшел Үзән районы, бирегә республика тасмасын мотоциклларда алып килдек. Ә бу Мамадыш - анда тасма белән бөтен шәһәрнең башыннан ахырына кадәр йөреп чыктык, - дип фотосурәтләргә аңлатма бирде "Татарстан командасы" активисты Диана Демина.

Фотокүргәзмә янында ук Татарстанның спилс-картасы урнаштырылган иде. Һәркем биредә Татарстан географиясе буенча белемнәрен сыный алды.

-Мин республика районнарны яхшы белән. Ләкин картаны җыю шулкадәр авыр булыр дип күз алдыма да китермәдем. Ләкин ахыр чиктә без бу эшне булдырып чыктык, - диде бәйрәмгә алты яшьлек улы белән килүче Фирүзә Нуретдинова. Картаны җыеп бетерүгә ул аеруча да шат. Беренче класска баручы малай өчен бу туган якны өйрәнү буенча беренче дәрес булды.

Патриотик хәрәкәтне дәвам итеп бүген "Татарстан командасы" "Республика тәйбрикләмәсе" дигән яңа акциягә старт бирде. "Татарстан командасы" логотибы төшерелгән, матур котлау сүзләре язылган тәбрикләмәне туганнарыңа, якыннарыңа, дусларыңа җибәреп була.

15 минут вакыт эчендә команда дистәләгән тәбрикләмә җыйды. Берничә көннән маркаларга беркетелгән тәбрикләмәләр Россиянең төрле почмагында яшәүче адресатларына барып җитәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading