16+

Яңа вирус безгә яныймы?

Температура 39га күтәрелә, тамагы кызыл, диарея, уч төбендә һәм тәндә тимгелләр пәйда була-мондый симптомнар булган балаларның авыру очраклары турында массакүләм мәгьлүмат чаралары хәбәр итә.

Температура 39га күтәрелә, тамагы кызыл, диарея, уч төбендә һәм тәндә тимгелләр пәйда була-мондый симптомнар булган балаларның авыру очраклары турында массакүләм мәгьлүмат чаралары хәбәр итә.

Аларның мәгълүматлары буенча, инфекция Мәскәү, Владимир өлкәләренең балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә, шулай ук Краснодар төбәгендә барлыкка килгән. Авыру билгеләре көньяк курортларда "яши" торган Коксаки вирусы билгеләренә бик охшаган.

Әлеге авыру еш кына Төркиядән кайтучы туристларда теркәлә икән. Әлегә Роспотребнадзор Коксаки вирусы таралу турындагы мәгълүматка бәйле рәвештә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларны тикшерә.

"Коксаки вирусы йоктырган очракта госпитализация таләп ителми, авыру амбулатор рәвештә дәвалана, ниндидер катлаулыклар килеп чыккан очракта дәвалану өчен хастаханәгә мөрәҗәгать итү кирәк булырга мөмкин", - ди табиб-инфекционист Евгений Тимаков.  

Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпчелек кешеләрдә авыру бер атнага кадәр сузыла, ди эксперт. Шуны да истә тотарга кирәк, Коксакины ковид һәм грипп белән бутарга да була. Шуңа күрә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading