16+

Россиядә чит ил туристлары саны өч тапкырга арткан. Кайдан киләләр?

Россия туроператорлары ассоциациясе хәбәр иткәнчә, 2024 елның беренче яртыеллыгында 584,6 мең чит ил туристын кабул иткәнбез.

Россия туроператорлары ассоциациясе хәбәр иткәнчә, 2024 елның беренче яртыеллыгында 584,6 мең чит ил туристын кабул иткәнбез.

Бу узган елның шул ук чорына караганда өч тапкырга күбрәк. Иң күп кеше Кытайдан килгән, туристлык визитларның яртысыннан артыгы шушы илгә карый, бу 301,9 мең кеше дигән сүз. 
Икенче урында – Төрекмәнстан (31,2 мең визит). Әмма туроператорлар әйтүенчә, әлеге ил гражданнары килүләерн туризм максатыннан дип күрсәтсә дә, факт буенча алар Россиягә шәхси яки эшлекле мәсьәләләр буенча киләләр. 
Өченче урында – Төркия (26,8 мең). Бу илдән килүчеләрнең күбесе эшлекле характерда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading