16+

Россиядә эш коллыгы буенча кайсы төбәкләр «алдынгы» урында?

Координатор Фәйрушина: Россиянең көньяк төбәкләрендә коллык чәчәк ата.

Координатор Фәйрушина: Россиянең көньяк төбәкләрендә коллык чәчәк ата.

Россиянең көньяк төбәкләрендә эш коллыгы чәчәк ата. Коллыкка каршы көрәшүче «Альтернатива» хәрәкәтенең коткару операцияләре координаторы Арина Фәйрушина шундый белдерү белән чыгыш ясады. Бу хакта РИА Новости яза.

Җәмәгатьче сүзләренчә, еш кына Ростов өлкәсендә, Адыгея, Ставрополь һәм Краснодар өлкәсендә хезмәт коллыгына эләгәләр. Алда аталган төбәкләр җылы климат белән аерылып тора, бу фактор "эш колларын"нан ел әйләнәсе диярлек файдаланырга мөмкинлек бирә. Спикер билгеләп үткәнчә, ел башыннан Россиядә инде өч меңнән артык кешене мәҗбүри хезмәт шартларыннан азат иткәннәр, әмма төгәл мәгълүматлар юк, чөнки статистика алып барылмый.

Коллыктан азат ителгән россиялеләрнең шулкадәр күп санына карамастан, 2024 ел башыннан ирексез хезмәтне куллану турында бары тик өч хөкем карары чыгарылган, ә 2023 елда — бер генә дә түгел. "Бу эшләр латент категориясенә эләгә, чөнки алар турында хәбәр итмиләр. Моның аркасында коллыкны исбатлау һәм тикшерү алып бару бик авыр", - дип белдергән агентлыкка "Неволя" иҗтимагый хәрәкәте координаторы Булат Мөхәммәтҗанов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading