16+

Россиялеләр үз исемнәренә кредит бирүне тыя алачак

Дәүләт Думасы беренче укылышта гражданга үз исеменә кредит бирүне тыючы закон проектын карарга планлаштыра.

Дәүләт Думасы беренче укылышта гражданга үз исеменә кредит бирүне тыючы закон проектын карарга планлаштыра.

Бу хакта парламентның телеграмм-каналында хәбәр ителә.

Кредитлар һәм заемнар бирүне тыю гражданның кредит тарихына кертеләчәк дип фаразлана. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә кирәк булачак. Кредит биргәнче, банк яки микрофинанс оешмасы бу пунктны тикшерергә тиеш. Әгәр тыюга карамастан, кешегә кредит рәсмиләштерелсә, аның буенча бурычларны үтәү таләбе законсыз дип саналачак.    

Барлык кредитларны да, аларның кайбер төрләрен дә, шулай ук кредит турында килешү төзүнең барлык яки аерым ысулларын да тыярга мөмкин. Кирәк булса, мондый тыюны кире алырга мөмкин булачак. Закон 2024 елның 1 июненнән үз көченә керәчәк дип планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading