16+

СалаваTikлар «Гөлләрем» җыры белән җәйне көтә!

Бүген Интернетта «СалаваTik»ларның «Гөлләрем» җырына төшерелгән клиплары дөнья күрде.

Бүген Интернетта «СалаваTik»ларның «Гөлләрем» җырына төшерелгән клиплары дөнья күрде.

Җырның сүзләрен шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мирһади Разов иҗат иткән, көен  танылган композитор Виталий Агапов язган.

«Виталий Агаповның балалар өчен язылган җырларын нәни тамашачыларыбыз бик ярата.  Заманында сабыйлар дөньясына үзенә генә хас матур яңгырашы, эчтәлеге белән килеп кергән алар. «Нәни дусларым», «Мактанчык үрдәк» җырларын «СалаваTik»лар белән башкарып, бүгенге заман балаларына да ишеттерә алуыбызга шатланабыз. «СалаваTik»ларның тамашачылары «Гөлләрем» җырын да якын итәр дигән теләктә калабыз», –  ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«СалаваTik»ларга кушылып җырлаучы нәни дусларыбыз бихисап. Шуларның бер кечкенә өлеше – 60лап бала «Салаватик мәктәбе»ндә укый. Атнага ике тапкыр очрашып, дүрт юнәлеш буенча сәләтләрен үстерәләр. Балаларга бигрәк тә татар теле дәресләре ошый. «Дәресләр вакытында уен аша сөйләм теленә күбрәк басым ясыйбыз, татар телендә сүз байлыгын арттырабыз. Барысы да уенга үрелеп бара. Татарча сүзләр кулланып сөйләшсәләр дә, күп очракта балалар сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетерми, авазлар дөрес әйтелмәгәч, акцент барлыкка килә. Мондый хаталарны төзәтүдә татар халык авыз иҗаты да ярдәмгә килә. Балалар тизәйткечләр, дүртьюллыклар аша тел байлыкларын арттыралар. Дәресләр төрле темаларны колачлый. Һәр дәрестә дә «СалаваTik»ларның җырларын кулланабыз. Татар телен җырлап-биеп өйрәнәбез», – ди «Салаватик мәктәбе»ндә татар теле дәресләрен алып баручы, «Салават күпере» журналы баш мөхәррире урынбасары Гөлназ Ярмиева.

Салаватиклар мәктәбендә әле нибары 8 дәрес кенә үткәрелгән. Ә алар инде җәйге концертка әзерләнә башлаганнар. «Чыгарылыш кичәсен зур тамаша белән истә калырлык итеп үткәрергә планлаштырабыз. Сценарий язылды, рольләр бүленде, репетицияләр башланды», – ди «Салаватик мәктәбе» оештыручылары. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading