26-30 сентябрьдә Казанда курчак театрларының II Халыкара «Шомбай-fest» фестивале узачак.
Скопировать ссылку
26-30 сентябрьдә Казанда курчак театрларының II Халыкара «Шомбай-fest» фестивале узачак.
Фестивальдә Брест һәм Витебскидан, Ашхабадтан, Белгородтан, Екатеринбургтан һәм башка шәһәрләрдән театр коллективлары киләчәк. Фестиваль барышында актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үтәчәк. Программа балаларга да, олыларга да атап төзелгән.
Фестивальнең жюри төркеменә Казаннан композитор Резедә Ахиярова, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, Казан мәдәният институтының театр факультеты деканы Руфинә Таҗетдинова кергән. Шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербургтан да тәнкыйтьчеләр катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, РФ Театр әһелләре берлеге һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театры оештыра.
Комментарийлар