16+

Шикле затлар турында хәбәр итегез

Казанда яшәүчеләрне уяу булырга һәм шикле затлар турында мәгълүматны хокук саклау органнарына җиткерергә чакыралар.

Казанда яшәүчеләрне уяу булырга һәм шикле затлар турында мәгълүматны хокук саклау органнарына җиткерергә чакыралар.

Бу террористик характердагы фактларны вакытында ачыклау һәм булдырмау өчен кирәк.

Шәһәр халкына:

торакны тәүлеккә йә озак вакытка пилотсыз очу чараларын саклау яисә куллану билгеләре белән арендага алучы затлар турында;

наркотиклар яки алкоголь кулланучы, даими яшәү һәм эшләү урыны булмаган таныш кешеләрнең үз-үзләрен тотышындагы теләсә-нинди сизелерлек үзгәреш;

затларның (Казан һәм Татарстанда яшәүчеләрдән түгел) йорт яисә торак сатып алуы;

кибетләрдә озак саклана торган азык-төлек, савыт-саба, кием-салым, төзелеш һәм башка материаллар һәм инструментлар күпләп сатып алучы кешеләрнең барлыкка килүе;

әгәр моңа һөнәри ихтыяҗ булмаса, күзәтү чараларын сатып алу турында;

эш төренә яки яшәү рәвешенә туры килми торган корал, сугыш кирәк-яраклары яки шартлаткыч матдәләр сатып алу мөмкинлеген эзләүче затлар турында;

урманнарда яисә паркларда землянкалар, блиндажлар төзү, бу урынга һәм ел фасылына хас булмаганча коралдан ату билгеләре турында;

Россиянең яңадан кушылган территорияләреннән килгән, дәүләт структуралары вәкилләре белән элемтәдән читләшкән, социаль түләүләр рәсмиләштермәгән, ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән, шулай ук шәхси мәгълүматларын минималь күләмдә бирергә омтылган кешеләр турында хәбәр итәргә кирәк.

Өстәмә игътибарны түбәндәгеләргә: кешеләрнең күпләп җыелган объектларны өйрәнү яки аларга нәрсәдер алып керү үтенечләре; кешеләр күпләп җыелган урыннарда шикле предметлар; кыска вакытка фатирны тапшыру; кешеләр төркемнәренең билгеле бер фатирда даими җыелуы; химик реактивлар, агулар һәм башка куркыныч матдәләр сатып алырга омтылуларына юнәлтергә кирәк.

Шикле кешеләр яки гамәлләр турында түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итәргә була: 112 (ашыгыч чакырулар хезмәте), +7(843)291-30-21 (ТР буенча ЭЭМ дежур хезмәте), +7(843)231-45-55 (ТР буенча Россия ФКХИ дежур хезмәте).

Искәртәбез, бу айда Татарстан башкаласы Башкарма комитетында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Анда БРИКС саммиты вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading