16+

«Сөмбелә» ел да уздырыла башларга мөмкин

Иске Татар бистәсенең Зәйни Солтан скверында - Ш. Мәржани мәчете янәшәсендәге префектура сәхнәсендә 30 сентябрьі көнне «Иске Татар бистәсендә Сөмбелә» дип аталган бәйрәм тамашасы уздырылачак.

Иске Татар бистәсенең Зәйни Солтан скверында - Ш. Мәржани мәчете янәшәсендәге префектура сәхнәсендә 30 сентябрьі көнне «Иске Татар бистәсендә Сөмбелә» дип аталган бәйрәм тамашасы уздырылачак.

Көн белән төн тигезләшкән мәлдә, амбарларга ашлык жыеп алынганнан соң татар халкы уңыш бәйрәме уздырганнар. Әлеге гореф-гадәтне быел Казан шәһәренең "Иске шәһәр" префектурасының "Тарихи мохит" оешмасы яңартырга булган. Оешманың житәкче урынбасары Гөлнара Гатауллина белдерүенчә, әлеге чара Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын күздә тотып та уздырылачак.

Гореф-гадәтләрне өлкән буын гына түгел, яшьләр һәм балалар да белеп үсәргә тиеш. Бу уңайдан шактый кызыклы программа әзерләнгән. Театральләшкән чара сәхнәдә Игенче бабай, уңдырышлылык алиһәсе Сөмбеләне, Жир, Су, Һава, Кояш образларын да күрсәтәчәк. Аларны профессиональ артистлар, "Апуш" татар балалар театры шәкертләре башкарачак. Бәйрәмдә танылган жырчылар да катнашачак.  Кичә ахырында бәйрәмгә жыелган халык белән жырлы әйлән-бәйлән  дә оештырылачак.

— Иске Татар бистәсе - Казаныбызның йөрәге. Ул милли чаралар үткәрелә торган урын. "Сөмбелә" - көзен уздырылучы бәйрәм. Безгә программаны төзегәндә күп өйрәнергә туры килде. "Сөмбелә" образы турында да уйландык. Ул башаклардан, алтынсу яфраклы тәкыялардан үргән хатын-кыз буларак күзаллана. "Сөмбелә" - уңдырышлылык символы, -  дип сөйли "Тарихи мохит" оешмасы белгече Ләйлә Шакирова.

Аның белдерүенчә "Сөмбелә" ел да уздырыла башларга мөмкин. Казаныбызның тере тарихы булган Иске Татар бистәсендә мондый чараларның берсе 4 августта "Жомга көн кич белән" тамашасы буларак оештырылган. Оештыручылар аңлатуынча, халык мондый чараларга бик яратып йөри. Алар Казан халкы һәм шәһәр кунакларын "Сөмбелә" бәйрәменә чакырып калалар.

Йошкар-Олада «Сөмбелә» уңыш бәйрәме үткәрелә

Фото: https://tatar-congress.org/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading