"Шәһри Казан" газетасы журналистлары Татар төбәкара ветеринаря лабораториясе белгечләре белән, гадәттә, кара-каршы утырып сөйләшә, әңгәмә үткәрә иде. Күптән түгел, бу матур гадәтебезне үзгәртеп, барыбыз бергә түгәрәк өстәл янына җыелып сөйләштек әле. Киләчәктә "Шәһри Казан" газетасы лаборатория эшчәнлеген киңрәк яктыртачак, очрашуда һәр бүлек җитәкчесе ниләр белән шөгыльләнеп, укучыларыбызга нинди темалар тәкъдим...
Лаборатория җитәкчесенең киңәшчесе, биология фәннәре докторы Финсур Әхмәтов әйтүенчә, лаборатория хезмәткәрләренең төп бурычы - бозылган азык-төлекнең, инфекцияләрнең халыкның табыннарына эләгүне булдырмый калу.
Үсемлекләр карантины һәм фумигация бүлеге мөдире Айтуган Мөбәрәков карантин объектлары, ягъни Россиядә булмаган яки таралуга чикләү кертелгән корткычлар, орлыклар турында сөйләде. 2015 елның 1 гыйнварына кадәр исемлектә 85 карантин объекты исәпләнсә, 1 гыйнвардан соң бу сан 175кә җиткән! Заманында колорадо коңгызы гарантинлылар исемлегендә йөргән, әмма Россиягә, миллионлаган кардәше белән күчеп, типтереп яши башлагач, исемлектән төшеп, үзебезнекенә әйләнгән. Лаборатория хезмәткләре карантиндагы башка төрле корткычларны, колорадо коңгызларны сыман кунак итмәс өчен, хәлдән килгәнчә барын да эшли.
Вирусология бүлеге мөдире Сергей Тюлькин хәләл ризыкларны, итләрне кош гриппына, Африкасы чумасына тикшерүләре турында сөйләде. Шәһәрдә кошлар орнитоз белән авырып китәргә мөмкин. Шуңа күрә тутый кошларны ешрак тикшертергә кирәк, чөнки орнитоз кешегә дә йогып, тын юлларына, җенси системага зыян китерә ала. Аны кеше организмнан чыгару бик авыр.
Сөйләшү барышында хәтта тәүге планнар һәм газетада күтәреләсе темалар да билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар