Моннан тыш театр түгәрәге тулаем бушка булып, ел дәвамында берничә әкият сәхнәләштерделәр. Бәйрәмнәрдә, конкурсларда катнашып, республика күләмендә лаеклы урыннар да алдылар. Февраль аенда улым сыйныфыннан гына бию түгәрәгенә остаз укучылар җыйды, анда да йөрде. Әлеге түгәрәк, миңа калса, бик нәтиҗәле булды: 2-3 ай эчендә 12 пардан ике бию куйдылар. Шул арада тигез, матур биергә өйрәнделәр. Мәктәптә бассейн бар, анда да йөрдек. Йөзә башлагач, баланың физик халәте сизелерлек яхшырды. Болардан тыш, җыр, музыка уен коралларында уйнау, футбол һәм башка спорт түгәрәкләре дә бар мәктәптә. Әмма безнең аларына йөрергә вакыт калмый иде инде.
Республика буйлап сибелгән өлкәннәр мәктәпкә җыелды
Бүгенге интернет заманында әти-әни белән бала арасы, кызганыч, ераклаша бара. Балалар телефонга тартыла. Ә инде авылда яшәгән әби-бабасын бала сирәк ялларда, бәйрәмнәрдә генә күрә. Ата-ана, әби-бабайлар белән балалар арасын якынайту чараларын да эзләп тапкан укытучыбыз: өлкәннәр көнендә әби-бабайларны җыйды. Безнең татар сыйныфы – күбебез авыллардан килеп Казанга урнашкан ата-аналар булганлыктан, өлкәннәребез төрле районнардан килделәр. 11 ел мәктәптә укып, күпмедер вакыт үзем дә мәктәптә укытып алсам да, шуның кадәр күп әби-бабайларны мәктәпкә чакырып бәйрәм ясау, кунак итүне әле үз гомеремдә беренче мәртәбә күрдем.
8 март бәйрәме алдыннан әниләр өчен бәйрәм, әзерләп безне дә сыйныфта кунак иттеләр. Мәркәзебездәге мәктәптә балаларның саф татар телендә чыгыш ясауларын, биюләрен-җырлауларын күреп, сөенечтән күздән яшьләр килде хәтта.
Кыскасы, дәүләт күләмендәге бер генә бәйрәм, бер генә истәлекле дата да мәктәптә игътибарсыз калдырылмый, дигән нәтиҗәгә килдем. Әле яз көне генә дә Кошлар көне, Космонавтика көне, Тукай туган көн, Җиңү көне һ.б. күп кенә бәйрәмнәр билгеләп үтелде. Һәркайсына кул эшләнмәләре, рәсемнәр, проектлар һ.б. конкурслар үткәрелә, катнашып өлгер генә!
...Инде көтеп алган җәйге каникулларга аяк бастык. Исән-имин күңелле яллар итеп, яраткан гимназиябезгә яңадан җыйналырга, хәерле белемнәр алырга насыйп булсын.
Комментарийлар