Берничә ай элек Тинчурин театры Шекспирның шушы әсәренә алына дигән хәбәр таралгач, труппа өчен сөенеп тә, борчылып та куйдым. Сөенүем - көчле труппага (Тинчуринда шәп артистлары аз түгел бит!) җитди әсәрдә уйнау мөмкинлеге бирелү. Кем кайсы рольне уйнар икән дип шундук баш вата башладым.
Көнчелеге акылдан шашарга, шуның аркасында сөйгәнен үтерергә, ә соңыннан үзенә дә кул салырга мәҗбүр иткән Зөлфәт Закиров Отеллосын күзәткәндә "Моның чыннан да башы китә ахрысы..." дигән уйлар туа башлый. Менә Отелло шашып-шашып Дездемонаны сөя, ә менә инде ул аны хәтта чит кешеләр алдында түбәнсетергә, аңа кул күтәрергә кыенсынмый. Зөлфәт Отеллоны бер чиктән икенче чиккә бәргәләнүче, дөньяны ак яки кара гына итеп күреп, алар арасында арадаш соры төс тә барлыкны чамаламаучы, үз гамәлләренә хуҗа була алмаучы, чын мәгънәсендә акылдан шашкан полководец итеп гәүдәләндерде.
Спектакльнең буеннан-буена Отеллога “мавр” дип тә дәшәләр. Моның мәгънәсен аңламаучылар да булгандыр. Сүзлекләрдә “мавр”- урта гасыр Европасында Төньяк Африка һәм Пиреней ярымутравындагы мөселман халыкларына (гарәпләр һәм башка халыклар) карата кулланылган тарихи коллектив исем, дип аңлатыла. Ул җирлектә яшәүче халыкларның күбесе каратут тәнле буларак билгеле. Ләкин әсәрдә мавр – гомумиләштереп бирелгән атама булып бара, белүемчә, төгәл милләт күрсәтелми.
Шекспирның бу әсәре Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарында 20 нче гасырның 20 нче елларында һәм, яңартып куеп, 30 нчы елларда бара. Ул чакта Отеллоны ТАССРның атказанган артисты Мохтар Мутин уйный һәм аны кара тәнле итеп күрсәтәләр. Гомумән, дөньякүләм билгеле картиналарда да Отелло кара тәнле буларак сурәтләнә. Ә Крымов Зөлфәт Закировның Отеллосын карага “буямаска” уйлаган. Бу яхшы да, начар да түгел. Факт буларак әйтәм.
Спектакль ике бүлектән тора. Беренче бүлегенең башында динамика "аксый" төсле. Тик шулай да, әсәрнең эчтәлеген белсәң дә, "Алга таба ни булыр?" дип кызыксынып күзәтергә мәҗбүр итүче мөһим әйбер бар. Ул да булса биюләр. Әйе, спектакльгә динамиканы артистларның уйнавы гына түгел, ә дәртле күмәк биюләр өсти. Төп геройлардан кала сәхнәне театр артистлары һәм Казан театр училищасы студентлары бизи. Гомумән, агымдагы сезонда тинчуринлылар күмәк күренешләр, сәхнәдә зур масса белән эш итүгә зур басым ясый башлады сыман. Моңа сөенәм генә.
Ахыр чиктә, барыбызга да билгеле булган сюжет - полководец Отеллоның Дездемонага өйләнүе, мәкерле Ягоның ялганга корылган ятьмәсенә эләгүе, көнчелек һәм ышанмау аркасында барнәрсәнең челпәрәмә килүе фаҗигага илтә. Сюжетны белә торып та алга таба ни буласын кызыксынып күзәтү - спектакльнең уңышы түгелме?! Минемчә, "Отелло" - Тинчурин театрының быелгы сезонының иң уңышлы премьерасы! *** Классика һәрвакыт актуаль. Мондый әсәрдә барысы да бар – мәңгелек кыйммәтләр дә, ярату һәм нәфрәт тә, кешелек сыйфатларын югалту һәм табу да, барысы-барысы да. "Отелло" - дөнья классикасы. Әлеге әсәр (яхшы куелган очракта, билгеле!) теләсә кайсы театр репертуарын баетып кына калмый, тамашачыларның зәвыгын да арттыра, чын театр дөньясының ишекләрен ача. Тинчуринлыларның "Отелло"сы озын гомерле булсын!
Комментарийлар