16+

Свидание өчен акча түлиләр

Көньяк Корея хакимияте ялгызларга свиданиегә йөргәнгә акча түләячәк ди.

Көньяк Корея хакимияте ялгызларга свиданиегә йөргәнгә акча түләячәк ди.

Пусан шәһәрендә ялгызлык белән көрәшү һәм демографияне яхшырту максатыннан парсызлар өчен очрашулар оештырып кына калмыйча, анда үзенә пар таба алган кешеләрне акчалата бүләкләргә дә булган. Премиянең күләме – 500 мең вон, безнңчә – 34 мең сум. Әгәр дә эш әти-әниләр белән танышуга кадәр барып җитә икән, тагын 1 миллион алачаклар. Ә инде өйләнешергә карар кылсалар, туйга 20 миллион вон (1,4 миллион сум) бирәчәкләр. Моннан тыш, күчемсез милек сатып алу өчен залог сыйфатында тагын 30 миллион вон, 800 мең торак арендалау өчен субсидия сыйфатында түләнәчәк.

Шәһәр хакимияте белдерүенчә, бу “юмартлык” демографик кризисны җиңү һәм туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән. Хәзер Көньяк Корея бу җәһәттән артта калган ил санала. Беренче "очрашу өчен акча" проектында 24 яшьтән алып 43 яшькә кадәрге кореялылар катнашачак. Алар барысы да Пусанда йә яшәргә, йә эшләргә тиешләр. Әмма оештыручылар мошенниклык омтылышларын ничек ачыклаячак? Акча эшләү өчен ялган никахлар да барлыкка килергә мөмкин бит.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading