16+

Шыттырылган арпадан ипи әзерләү ысулын булдырганнар

Көньяк Урал дәүләт университетының Югары медицина-биология мәктәбе галимнәре шыттырылган арпадан ипи әзерләү ысулын булдырган.

Көньяк Урал дәүләт университетының Югары медицина-биология мәктәбе галимнәре шыттырылган арпадан ипи әзерләү ысулын булдырган.

Ул югары антиоксидант активлыкка ия һәм 30 минутка тизрәк әзерләнә.

Икмәк-күмәч җитештерүендә ачыткылар әзерләү – катлаулы процесс, чөнки аларда файдалы микрофлора барлыкка килүе шактый вакытны ала. Көньяк Урал дәүләт университетының «Азык-төлек һәм биотехнологияләр» кафедрасы галимнәре шыттырылган арпа бөртегеннән тарттырылган онны ачыткыда кулланырга тәкъдим иткән. Бу берничә өстенлек бирә. Беренчедән, ачыткыдагы файдалы әче сөт бактерияләре мондый онда булган туклыклы шикәрләрне үзенә яхшырак ала. Икенчедән, микроорганизмнар тизрәк үсеш алып, катнашманың өлгерүен дә, камырның әчүен дә тизләтә. Нәтиҗәдә, мондый ачыткыда ипи әзерләүнең барлык технологик процессы, традицион технология белән чагыштырганда, ярты сәгатькә кыскара.

Коры ачыткы әзерләү технологиясе түбәндәгечә:
Арпа бөртеген, ферментлар җитәрлек күләмдә активлашсын өчен, төгәл контрольдә тотыла торган шартларда 40 сәгать дәвамында шыттыралар. Шуннан соң шыттыру процессын туктатып, бөртекләрне киптерәләр һәм онга әверелдерәләр. Мондый сыйфаттагы ингредиентны озак сакларга мөмкин. Бу онны вакуумлы упаковкада сакларга киңәш ителә.

Әзер ачыткы гадәттәгечә кулланыла: аны беренче сортлы бодай оны, тоз һәм су белән болгаталар, шуннан соң камыр әзерлиләр, әчетергә, кабарырга калдыралар һәм ипи пешерәләр.

Ипидәге барлык бодай онының массакүләм өлешеннән 15 процент күләмендә  шушы ингредиентын кертеп, без аны азык җепселләре, микро- һәм макроэлементлар белән баетабыз, продуктның антиоксидат үзлекләрен арттырабыз. Бернинди өстәмә яхшырткычлар кулланмыйча, файдалырак һәм тышкы яктан тагын да тәмлерәк күренгән продукт килеп чыга. Шул ук вакытта аның үзкыйммәте элеккечә кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading