16+

Танылган татар язучысы, журналист Дания Гайнетдинова вафат

Бу хакта Ләбиб Лерон һәм Ландыш Фазуллина хәбәр итә. Хушлашу бүген, 09.30 сәгатьтә, Себер тракты 31а адресы буенча урнашкан судмедэкспертиза бинасы янында була.

Бу хакта Ләбиб Лерон һәм Ландыш Фазуллина хәбәр итә. Хушлашу бүген, 09.30 сәгатьтә, Себер тракты 31а адресы буенча урнашкан судмедэкспертиза бинасы янында була.

«Йа Аллаһым!.. Әле генә кайгылы хәбәр килеп иреште – аны миңа дустым Нәсим Акмал җиткерде ... Каләмдәшебез, "Татарстан" радиосы журналисты Дания Гайнетдинова вафат булган... Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Дания ханым белән бергә, 1986-1987 елларда, СССР Әдәби фондының Татарстан бүлегендә эшләгән идек. Аннан соң да гел аралашып, күрешкәләп тордык. Ни кызганыч, соңгы вакытларда хәбәрләшкәнебез булмады...

Татарстанның Теләче районындагы Тиләҗе авылы тумасы Дания Заһретдин кызы – 1980 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Кызы Лиана Әмирханова да каләм әһеле.
 Д.Гайнетдинова чәчмә әсәрләрдән тыш шигырьләр, җырлар да иҗат итте. Күп кенә шигырьләре көйгә салынган. ( «Авылым Түбән Саурыш», «Яшә, Казан!», «Гомер чишмәсе», «Хәтер»,«Туган ягым Теләче», «Ак яулык», «Адаштым томаннарда»һ.б.). Сынлы сәнгать белән кызыксынды. Ул майлы буяу белән киндергә табигать күренешләрен төшереп, натюрмортлар, балчыктан әвәләп сыннар ясады. Рәсемнәре Алмания, Төркия, Финляндиядә, Россиянең төрле төбәкләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана, шәхси һәм катнаш сәнгать күргәзмәләренә куелды», дип яза Ләбиб Лерон социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Ландыш Фазуллина да Дани апа турында җылы сүзләр язган: «

Язучы, балалар шагыйре, журналист, рәссам, Татарстан радиосының балалар тапшырулары мөхәррире Дания Гайнетдин арабыздан китеп барды.

Дания апа белән безне Марсель абый Җаббаров таныштырган иде. “Тылсымлы куллар” журналын нәшер итә башлаган чор. Журналның махсус чыгарылыш санын тотып ГТРКга килгәнемне, Дания апаның елмаеп каршы алуы бүгенгедәй хәтердә. Журналга багышлап радиода балалар өчен даими  сәхифә алып барачагы турында хәбәр итте. Кош тоткандай щатлануымны күрсәгез иде сез! 8 ел дәвамында Дания апа әлеге рубриканы алып барды. Журналны танытуда аның өлеше гаять зур иде. “Тылсымлы куллар” чыгудан туктагач та, ул беренчеләрдән булып  миңа шалтыратып, саклап калып булмыймы соң дип өзгәләнеп сораган иде. Минем авыртуны йөрәге аша кичергән олы йөрәкле кеше иде ул. “Бишек җыры” чыккач та, радиода аны яңгырата башлауда Дания апаның өлеше зур булды. Фәлән көнне фәлән сәгатьтә җырлатачаклары турында хәбәр биреп сөендерә иде.  Каян гына вакыт тапкандыр?! Бер язышуыбыз сакланып та калган. Фотода Дания апаның “Тылсымлы куллар” чыга башлауга 5 ел тулу уңаеннан оештырылган чарада диктофон тотып утырган мизгелләре. Кунак буларак чакырылса да, үз һөнәренә тугры калып, һаман эштә, һаман хәрәкәттә, эзләнүдә иде. Авыр туфрагың җиңел, тар каберең киң, караңгы гүрең якты, урының җәннәт түрендә булсын, Дания апа».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading