Гаризалар «Минем бизнес» үзәгендә кабул ителә. Аның белгечләре эшмәкәрләрнең электрон документ әйләнеше сервисларын куллануның мөһимлеген һәм уңайлылыгын билгели. Электрон документ әйләнеше – эш алып баруны оештыруның кәгазьсез ысулы. Электрон документ әйләнеше вакытында актлар, счет-фактуралар, килешүләр, йөкләмәләр һәм башка документлар электрон рәвештә рәсмиләштерелә һәм интернет аша җибәрелә. Нәтиҗәдә, чыгымнары кими, бизнес-процесслар тизләтелә, диләр үзәктә.
Электрон документ әйләнеше сервисы ярдәмендә:
документларны цифрлы рәвештә алу, төзү, эшкәртү, җибәрү;
архив алып бару, бердәм документлар базасын формалаштыру;
башка шәһәрләрдән контрагентлар белән килешүләр төзү;
офистан тыш килешүләргә кул кую;
отчет бирү өчен документлар пакетларын табу, әзерләү мөмкин.
Әлеге программадан файдалану өчен РФ МСП цифрлы платформасының «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Электрон документ әйләнеше системасына бушлай керү мөмкинлеге бирү» хезмәтен сайларга кирәк.
Заявканы кабул иткәннәрме-юкмы икәнен эшмәкәр МСП.РФ цифрлы платформасында шәхси кабинетында карап бара алачак. Өстәмә мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча белергә мөмкин: +7(843)524-90-90.
Әлеге программа «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» Татарстан үзәге базасында гамәлгә ашырыла. Проектны Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәрә.
Комментарийлар