16+

Татарстан синоптиклары беренче кар турында кисәтте

Ул 26 һәм 27 октябрьдә көтелә.

Ул 26 һәм 27 октябрьдә көтелә.

Татарстанда халыкны беренче кар турында кисәттеләр. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итә.

Җомга һәм шимбә, 26 һәм 27 октябрьдә, төбәкнең кайбер районнарында җепшек кар явуы ихтимал. Ләкин аны республикада яшәүчеләрнең барысы да күрмәячәк, чөнки кар урыны белән яңгыр белән бергә явачак. 

Эш атнасы азагында көндез температура +2 дән +7 градуска кадәр тирбәләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading