16+

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе дебатлар өчен эфир вакыты билгеләде

18 сентябрьдә узачак Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашачак сәяси партияләр һәм бермандатлы округлар буенча теркәлгән кандидатлар өчен 20 августта агитация чоры башлана.

18 сентябрьдә узачак Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашачак сәяси партияләр һәм бермандатлы округлар буенча теркәлгән кандидатлар өчен 20 августта агитация чоры башлана.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе «Татарстан» һәм «ТНВ» республика телерадиотапшырулар оешмалары белән бергә агитация чаралары уздыру өчен бушлай эфир вакыты буенча жирәбә салды.
Жирәбә салуда 14 сәяси партиядән унысы, шулай ук Дәүләт Думасына депутатлыкка теркәлгән 21 кандидат катнашты.

Түләүсез эфир вакыты массакүләм мәгълүмат чараларының биш мәйданчыгында, аерым алганда, «Россия-1», «Россия-24», «Радио России», «ТНВ» һәм «Болгар радиосы»нда бирелә. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе филиалы иң күп эфир вакытын - 1620 минут бирә, ягъни телерадиокомпаниянең һәр мәгълүмат чарасына 540ар минут, дип белдерде «Татарстан» телерадиокомпаниясе филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов. «ТНВ» телеканалы генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова сүзләренчә, аларның мәйданчыкларында дебатта һәр катнашучыга агитация кампаниясенең ике этабында 5әр минут эфир вакыты биреләчәк.

Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев сүзләренчә, сайлау алды чорында "Бердәм Россия" - иң ачык партия.
- Дебатларга карата мин уңай карашта торам. Без һәр сайлаучы катнаша ала торган праймериз үткәрдек. Ишекләребез һәрвакыт ачык, кандидатлар турындагы мәгълүмат белән һәркем таныша ала. Праймериз вакытында "Бердәм Россия" партиясе исеменнән бара торган кандидатлар арасында теледебатлар оештырылды. Бу үзенә күрә бер репетиция булды. Теледебатларга һәм халык белән массакүләм мәгълүмат чаралары аша аралашуның башка формаларына без теләп барабыз. Үз программабызга һәм кандидатларга ышанабыз, - ди Марат Бариев.

Сүз уңаеннан: быелдан теркәлгән сәяси партияләр һәм Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар дебатларда мәҗбүри катнашырга тиеш. 16 сентябрь кадәр һәр партиягә 5 минуттан аз гына күбрәк эфир вакыты биреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading