16+

Депутатлар төрле елларда эшләгән парламент җитәкчеләрен искә алды

Чара республика тарихында бүген билгеләп үтелә торган әһәмиятле датага багышланган иде.

Депутатлар төрле елларда эшләгән парламент җитәкчеләрен искә алды

Чара республика тарихында бүген билгеләп үтелә торган әһәмиятле датага багышланган иде.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм парламент депутатлары республика парламентының төрле чакырылыш җитәкчеләрен һәм депутатларын, шулай ук республика үсешенә зур өлеш керткән Хөкүмәт җитәкчеләрен һәм күренекле татарстанлыларны искә алдылар.

Парламентарийлар Казан шәһәренең Арча һәм Яңа татар зиратларында булдылар һәм мәрхүмнәрнең каберләренә чәчәкләр куйдылар. Чара республика тарихында бүген билгеләп үтелә торган әһәмиятле датага багышланган иде – 106 ел элек 25 июньдә республикада бөтен хакимият АТССРның Вакытлы Революция Комитетына тапшырылган һәм, асылда, яшь автономиянең хакимият органнары формалашкан. 

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, тарихи хәтерне саклау мәсьәләләре Дәүләт Советы депутатларының даими контролендә тора. "Республика җитәкчеләре һәм аның үсешенә зур өлеш керткән депутатлар турындагы истәлекне саклап калу гына түгел, буыннан-буынга тапшыру да бик мөһим. Нәкъ менә шушы кешеләр ярдәмендә безнең бүген көчле Татарстаныбыз бар, аның белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм һәрвакыт горурланачакбыз”, – дип белдерде Лилия Маврина.  

Аның әйтүенчә, ТР Дәүләт Советында тагын бер игелекле гамәл башкарыла, туганнары калмаган шәхесләрнең каберләрен тәртиптә тоту. "Ел саен без Казанда туганнары калмаган элеккеге парламент җитәкчеләре һәм депутатлар җирләнгән урыннарны тәртипкә китерәбез. Без аларның истәлекләрен хөрмәтләү һәм керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү өчен киләбез. Бу традиция депутатларның һәм Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләренең яңа буыннарына да тапшырылыр дип ышанам", – дип басым ясады Дәүләт Советы Секретаре.

Лилия Маврина шулай ук озак еллар дәвамында җирләү урыннары билгеле булмаган парламент җитәкчеләренең каберләрен эзләү буенча эш алып барылуын искәртте. "Республикабызның 100 еллыгына без парламентыбызның элеккеге җитәкчеләре җирләнгән урыннарны таба алдык. Соңгы вакытка кадәр 1929-1933 елларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты Президиумы рәисе Харис Моратхуҗинның җирләнгән урыны билгеле түгел иде.

Эзләүдә безгә Казан шәһәренең ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин җитәкчелегендәге хезмәткәрләр ярдәм итте. Цифрлаштыру нәтиҗәсендә зиратта Харис Мратхуҗинның төгәл җирләнгән урынын билгеләү мөмкин булды", – дип сөйләде Лилия Маврина. 

Депутатлар республика парламенты җитәкчеләре Харис Моратхуҗин, Сәләх Низамов, Салих Батыев, Гали Динмөхәммәтов, Әнвәр Баһаветдинов һәм Василий Лихачев, парламент депутатлары Туфан Миңнуллин, Рафил Ногманов, КПССның Татарстан өлкә комитеты Беренче секретаре Гомәр Усманов, ТР Премьер-министры урынбасары Илгиз Хәйруллин, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, милли әдәбият классигы, яңа татар поэзиясенә нигез салучы Габдулла Тукайның каберләренә чәчәкләр куйдылар.

Казан зиратында бүген шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Рәгать Хөсәенов, Ирина Терентьева, Мәгъсүм Сәлахов, Андрей Егоров, Алексей Созинов, Ринат Фазылов, Ольга Воронова, Камил Ногаев, Александр Чубаров, Эдуард Шәрәфиев булдылар.

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading