16+

Акъәбинең балачак хатирәләре: «Шул кәҗә сөтенең тәмлелеге бүген дә авызымда тора»

Саҗидә апаны авылдашлары яратып, хөрмәт итеп, безнең Акъәбиебез, диләр.

Акъәбинең балачак хатирәләре: «Шул кәҗә сөтенең тәмлелеге бүген дә авызымда тора»

Саҗидә апаны авылдашлары яратып, хөрмәт итеп, безнең Акъәбиебез, диләр.

Әле яңа гына – 8 июньдә 85 яшен билгеләп үткән сугыш чоры баласы, тормыш авырлыгын иңнәрендә күтәргән биш бала әнисе, яшьли тол калган хатын-кыз, бүгенге көнендә Акъәби ул. 

 – Үткән тормышыма борылып карыйм да 1нче класска укырга кергәнемне искә алам, – ди Саҗидә апа, хатирәләрен искә алып. – Беренче укытучым Сания апа. Кичтән 1нче класска укырга керүчеләргә Әлифба, бер дәфтәр, бер карандаш бирде. Әле дә истә, укытучы апа карандашны дөрес тотарга һәм туры сызык сызарга өйрәтте. У хәрефенең койрыгын яза алмыйча елап утырганымны күреп, кулымнан тотып язарга өйрәтте. Ул вакытта укырга кергәнче бернинди садик юк. Без ирекле балалар идек. Бары ашау кайгысы иде. Җәйгә чыккач, ашарга яраклы нинди үлән бар, барысын да ашадык. Ирен яргыч, мәче борчагы, әнис ди идек, укропка охшаган, шуны бер итәк йолкып кайтабыз, ат колагы, кузгалак – шуның өстенә әни эштән кайткан җиргә бер табак кычыткан җыябыз, аны җыярга хәзерге кебек пирчәткәләр юк, әни чүпрәктән бер кулга пирчәткә ясады. 

Саҗидә апа, сөбханаллаһ, авыл очрашуларында да хатирәләрне бүген генә булган кебек искә ала. Гаилә язмышы да, ил белән булганы да бар ул истәлекләрдә. 

– 47нче еллар булгандыр, укырга кермәгән идем әле. Безнең кызыл сыерыбыз бар иде. Беркөнне кич белән, салым түләнмәгән дип, сыерны алып чыгып киттеләр. Безнең Ирек авылыннан 5 чакрым ераклыкта Черная Речка дигән урыс авылы бар иде. Әти андагы рус кешесе белән сугышта булган. Ул аларга барып кәҗә алып кайтты. Күз алдымда тора – мөгезле ак кәҗә. Әтинең акчасы юк, шуңа да танышы, бәрәнен бирерсез, дигән.

Кыш көне ул бәрәнләде. Икене. Ул елларда кышлар бик салкын, шуңа күрә кәҗә өйдә торды. Шул кәҗә сөтенең тәмлелеге, бүген дә авызымда тора. Ул бәрәннәренең әрсезлеге: берсе кайнар казанга сикереп менеп аягын кайнар суга пешерде, кычкырыпмы-кычкыра, аягының тиресе суелып төште. Апа белән чүпрәккә төреп алмашлап күтәреп йөрдек. Әни эштән кайткач кабык белән бәйләп куйды. Шул төзәлде үзе. Кыш чыккач, әти икесен дә алган кешесенә илтте. Шулай да дусты берсен кире биреп җибәргән. Ул вакытта кем чыгарган закон булгандыр, бер сыер, дүрт сарыктан артык асрарга ярамады.

Өстәвенә сыерлы кешегә – май, сарыгы булганнарга йон заданиесе бар иде. Тормый торган йортта зур колхоз сепаратыннан каймак аертып, шуны сары май ясап хөкүмәткә бирергә кирәк. Күпме икәнен белмим инде, Рәшидә җиңги җыеп Кузнечихага май заводына илтә иде. Бездә генә түгел, бөтен җирдә бер закон булгандыр. Хәзерге кебек ул вакытта сайгак тулы печәннәр юк, әз генә кояш эретә башладымы, салам эскертләренең төбендә калган кибәккә бата-чума барабыз, сарыкларга усак ботаклары кисеп ташыйбыз. 

Сәҗидә апа колхоз тормышын да яшьлек чорлары белән бәйләп искә ала.
 – Ул вакытта да колхозда еллык отчет җыелышы була иде. Көндез 12дә башланып ярты төнгә хәтле дәвам иткән чаклары булды. Авылдан 1 км ераклыкта Зеленкус дигән мукшы авылы белән без бер колхоз идек. Алар отчетка безгә төшә. Отчет беткәч ашарга тараталар. Аларны ашатырга кичтән 3-4 йортка тары ярмасы һәм 1 литр көнбагыш мае бирәләр.

Ботка пешереп аларны билгеләнгән йортларга тараталар. Ул отчет ни өчен истә калган, шул көнне 1 хезмәт көненә 1 тиен акча бирәләр. Ул көн авылга бәйрәм була торган иде. 50нче еллар булгандыр, эш көненә 9 капчык арыш бирделәр, әнинең шунда шатланганы. Быел кыш чыгарлык икмәгебез бар, Аллаһка шөкер, дигәне хәтердә.

Колхоз дигәннән, гөрләп торган авылыбызда җәй көне бөтен яшьләр җыелып төн буе күңел ача идек. Җырлап әйлән-бәйлән, кулъяулык, сигезле кебек төрле уеннар уйныйбыз. Зурракларга Һади абый улы Ринат абый гармунда уйный. Үзебезнең күңелне үзебез күтәргәнбез. Ул төнлә бөтен авылга яңгырагандыр. Бригадир Әһли абыйның: «Иртәгә эшкә барасыгыз бар», – диеп ничә мәртәбә куып таратканы булды. 

– Саҗидә апа, сүзебезне мәктәптән башлаган идек. Ә авылда башлангыч кына булган, – дип сорау бирәм. 
– 4нче класска авылдан 8 км Иске Рәҗәпкә бардык. Һәркөнне кайтып йөрибез. Минем хәзер дә башыма җитми, таң атканчы мәктәпкә барып керәбез. Башта бөтен бала җыелып бетмичә авылдан чыгып китмибез. Авыл башында иң кырыйда Кәшифә апа йорты. Ул вакытта ишек бикләү юк, аларга җыелабыз.

3 км урманны чыгарга кирәк. Кар яуганда, зурраклар алмашлап юл салып баралар. Без барып кергәндә, җыештыручылар пичкә ягарга утын ташыйлар. Барыбыз да бер класска җыелып, дәрес башланганчы нинди генә уеннар уйнамыйбыз. Безгә немец теле дә керә иде. Аны читтән килгән урта яшьләрдәге кечкенә генә ир-ат укыта иде. И яратмый идек инде ул дәресне. Кайтканда да бөтенебез бер класска җыелмыйча кайтып китмибез. Кышкы көн кыска, караңгыда кайтып керәбез. «Биш»легә генә укысам да, мөмкинлек булмагач, 8 класстан соң фермага бозау карарга кердем. 27 ел фермада эшләп, балаларым белән Ульянга чыгып киттем. Шушы яшькә җитеп бәхетле картлыкта яшәвемә Аллаһыма мәңге шөкер.

PS. Дәһшәтле сугыш еллары башланырга берничә көн кала дөньяга аваз салган бала тормыш сынаулары аша бүгенге көненә Акъәби булып килеп җиткән. Җор телле, шат күңелле, кызыклы әңгәмәдәш тә ул. Истәлекләре искиткеч күп. «Еллар үтеп печәнен дә чаптым, утынын да кистем», – ди. Мотоцикл да йөрттем дип шаккатырды әле ул безне. Балалары Равия, Исмәгыйль, игезәкләре Рамил белән Рамилә, Ләйсән. Барысы да әни дип өзелеп торалар. «Әни безнең бик сабыр, юатучы, изге җанлы кеше. Нурлы йөзе, җылы сүзе белән безгә көч биреп тора», – ди кызы Ләйсән апа. Килене дә Ләйсән исемле. Күрше кызы. «Үз әнием кебек якын кеше, – ди Ләйсән апа. – Мине үз кызыдай кабул итте. Шатлык-борчуларым булса, әни күземә карап сизә, ярдәм кулы суза. Әни турында җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Йөрәгендә бары яхшылык, сабырлык, мәхәббәт, безгә һәрчак изге догада».

Алсу Сафиуллина
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading