16+

Татарстанда 22 ноябрь көнне буран һәм бик көчле кар явуы көтелә

22 ноябрьгә каршы төндә һәм көндез Татарстан территориясендә көчле кар явуы көтелә.

22 ноябрьгә каршы төндә һәм көндез Татарстан территориясендә көчле кар явуы көтелә.

Көндез урыны белән 12 сәгатьтән артык булмаган чорда 20мм дан ким булмаган күләмдә бик көчле кар, аерым районнарда җепшек кар һәм бозлы яңгыр явуы көтелә.
Юлларда кар көртләре, бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Шул сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте начар һава шартлары вакытында үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерә.

Көчле җил вакытында урамда калсагыз, реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре электртапшыру чыбыкларыннан ерак торыгыз. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмагыз. Йортта тәрәзәләрне һәм ишекләрне ныклап ябыгыз.

Юлларда бозлавык булганда, кинәт тормозга басудан качу өчен машиналар арасындагы дистанцияне саклагыз. Тизлекне салмак кына киметегез. Мөмкин булса, ерак юлга чыгуны кичектерегез.

Җәяүлеләргә шулай ук урамда сак булырга кирәк: автомобиль каршыннан юл аша йөгереп чыкмагыз, машиналар агымына гына каршы хәрәкәт итегез.

Сез табигатьтә булганда томан төшсә, урманда югалмас өчен чара күрегез. Автомобильдә барганда икенче полосага күчүдән, узып китүдән, шулай ук куркыныч маневрлардан тыелыгыз.

Бәлага очраган очракта 112 номерына ашыгыч хезмәткә мөрәҗәгать итегез.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе начар һава шартларында автомобильчеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә кирәклеген искәртә. Торак пунктлардан читкә сәфәрләрне кичектерергә кирәк. Юлларда имин тизлек сакларга, полосадан күчүдән һәм кинәт туктаудан качарга кирәк.

Сәфәргә чыгу алдыннан автомобильне техник яктан тикшереп чыгарга, шулай ук запаска җылы әйберләр алырга кирәк. Балаларны автомобильдә махсус утыргычта гына йөртергә. Җәяүлеләргә дә юлларда сак йөрергә кирәк. Юл аша рөхсәт ителгән урында гына чыгарга, яктылык кайтаргыч элементлар булган киемнәр кияргә киңәш ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading