Май башында төшкән кырау Татарстанда шикәр чөгендере һәм рапсның үсентеләрен зыян китергән, 5 мең гектарга якын авыл хуҗалыгы культуралары үлгән.
Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Җәббаров зыян күргән участоклар инде яңадан чәчелгән дип билгеләп үтте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, иң түбән температура 4, 5 һәм 15 майда булган, термометр Азнакай һәм Актаныш районнарында -7 градуска кадәр төшкән.
Марат Җәббаров муниципаль районнар арасында Тәтеш, Лениногорск, Зәй һәм башка районнарда чәчү эшләре югары оештырылуын ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар