16+

Татарстанның алданган өлешчеләре 10 елдан соң тораклы булды

30 августта Чаллыда 300дән артык кеше өй туен бәйрәм итте.

30 августта Чаллыда 300дән артык кеше өй туен бәйрәм итте.

Бу вакыйга алар өчен аеруча да истәлекле - торакларын ун ел көттеләр, ләбаса. Ниһаять, 58/02нче йорт куллануга тапшырылды. Сүз өлешләп түләү төзелешендә катнашып, алданучылар турында бара. Йортны куллауга тапшыру тугыз тапкыр кичектерелгән, торакны төзүче подрятчы оешмалар да гел үзгәреп торган. 2013 елда төзелеш бөтенләй туктап калган. Чаллы шәһәре җитәкчелеге әлеге хәлне үз контроленә алып, 2015 елда төзелеш эшләрен янә дәвам иттерә алды.

- Кызганыч, еш кына тормышта барысы да без планлаштырганча гына бармый.
Шәһәр хакимиятенә проблемаларны чишәргә туры килә. Бу очракта да җитәкчелек йортны сафка бастыру өчен зур көч куйды. Йорт төзелешендә Чаллы башкарма комитеты, шәһәр башлыгының өлеше зур, - диде Татарстанның икътисад министры Артем Здунов.
11 катлы йорт 360 фатирга исәпләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading