16+

Татарстанда әти кеше, хурлыкка түзә алмыйча, кызын елгага ташлаган

Татарстанда кызын елгага ташлаган ир-атны 7 елга колониягә хөкем иткәннәр.

Татарстанда кызын елгага ташлаган ир-атны 7 елга колониягә хөкем иткәннәр.

Татарстанда 47 яшьлек ир-атны 17 яшьлек кызын үтерүдә суд гаепле дип тапкан. 

2023 елның апрель аенда югары сыйныфта укучы кызның югалуы турында билгеле була.

Полиция һәм волонтерларның ориентирларында 27 апрельдә көндезге сәгатьләрдә кыз Уруссу мәктәбе бинасыннан чыгып, югалган дип хәбәр ителә. Аны бөтен авыл эзли, төрле версияләр карала. Ахыр чиктә, иң начар фаразлар раслана. Мәктәп укучысының үле гәүдәсе Ык елгасында табылган.

Тикшерүчеләр тиз арада моның бәхетсезлек очрагы түгеллеген аңлап ала. Шуннан соң алар шикләнелүченең эзенә төшә, ул мәктәп укучысының әтисе булып чыккан.

Судта ачыкланганча, 27 апрель көнне ир-ат 17 яшьлек кызының телефон аша интим темаларга сөйләшүен ишетеп алган. Бу аның ачуын кабарткан, ул тавыш чыгарган. Җәнҗал вакытында ир кызын баскычтан этеп төшерә. Мәктәп укучысы башы белән бик каты килеп бәрелә һәм аңын югалта. Әтисе кызын үлгән дип уйлый һәм җинаять эзләрен югалтыр өчен аның гәүдәсен елгага илтеп ташлый. Соңрак суд-медицина экспертизасы кызның суга бату нәтиҗәсендә үлгәнлеген ачыклаган.

Тикшерү вакытында җинаятьтә гаепләнүче тикшерүчеләргә кызын ничек үтергәнен күрсәтә. 

Билгеле булганча, мәктәп укучысы озак вакыт авылдаш егете белән очрашып йөргән. Яшьләр үз мөнәсәбәтләрен яшерми, 17 яшьлек кыз балага узган. Егет тә кызга өйләнүдән баш тартмаган. Мәктәпне тәмамлагач ук, туй ясарга карар иткәннәр.

Әти кеше өчен бу зур хурлык була: кызының кияүгә чыкканчы балага узуы гына түгел, ә кияүнең башка милләт вәкиле булуы да аның ачуын кабарта.
Суд 47 яшьлек ир-атны 7 елга каты режимлы колониягә хөкем итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading