16+

Татарстанда бер тәүлектә ике бала үз-үзенә кул салган

Казанда яшәгән 13 яшьлек кыз бүлмәсендә үз-үзенә кул салган.

Казанда яшәгән 13 яшьлек кыз бүлмәсендә үз-үзенә кул салган.

Мәктәп укучысы әти-әнисе белән Царицынода яшәгән. Кызның мәетен әти-әнисе төнлә тапкан. Табиблар аңа берничек тә ярдәм итә алмаган.

Кызны мондый коточкыч адымга нәрсә этәргәнен полиция ачыклый. Кайбер мәгълүматлар буенча, мәрхүмә моңарчы әти-әнисе белән бер егет аркасында низагка кергән. 

Тагын бер коточкыч очрак Тукай районында килеп чыккан. Сигезенче сыйныф укучысы үз-үзенә кул салган. Кызның гәүдәсен бүлмәсендә тапканнар.

Билгеле булганча, мәктәп укучысы тулы гаиләдән. Яхшы укыган, актив тормыш рәвеше алып барган. Тикшерү бара. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading