16+

Татарстанда COVID-19 дан кемнәр ешрак үлә?

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков коронавирустан үлүче татарстанлылар категориясен атады.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков коронавирустан үлүче татарстанлылар категориясен атады.

"Коронавирустан үлүчеләр арасында 54 процент ир-атлар һәм 46 процент хатын-кызлар. Ниндидер җитди статистик нәтиҗәләр ясау дөрес түгел, тулаем алганда, ир-атлар арасында зур булмаган арту сизелә, әмма аерма аз ", - дип ассызыклады министр урынбасары.
Аның сүзләренә караганда, коронавирус йоктырып, терелә алмыйча үлгән гражданнарның яше түбәндәгечә: 40 яшькә кадәр - 3,2%, 40 тан алып 50гә чаклы - 7,2%, 50 дән 60ка чаклы - 11,9%, 60 тан алып 70кә кадәр - 25,9%, 70 тән 80гә кадәр - 33,1%, 80-90яшьтәгеләр арасында - 16,9%, 90 яшьтән өлкәнрәкләр - 1,8%.
"Кызганычка каршы, ковид өлкән буын кешеләрен күбрәк зарарлый, аларның сәламәтлекләренә зур йогынты ясый. Зинһар, үзегезнең әби-бабайларыгызны, әни-әтиләрегезне саклагыз, статистиканы күреп торасыз бит. Үзегезне инфекция таратучылардан саклагыз. Һәм, әлбәттә, вакцинация. Моның өчен яшь ниндидер киртә булып тормый, билгеле бер каршылыклар бар, бу табиб кабул иткәндә ачыклана. Бездә 90 яшьтән өлкәнрәк пациентлар вакцинацияләнгән очраклар үсә, без бернинди катлауланулар күрмибез", - дип билгеләде Жаворонков.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading