16+

Узган ел 25219 пар язылышкан. Иң өлкән кияүгә - 88, ә киленгә 81 яшь

Узган елны республикада 127812 гражданлык акты хәле теркәлгән.

Узган елны республикада 127812 гражданлык акты хәле теркәлгән.

Татарстан, элеккечә, гаилә-демография үсеше өлкәсендә Идел буе федераль округында югары күрсәткечләргә ия. 2008 елдан бирле Татарстанда күп балалы гаиләләрнең саны өзлексез арта бара. 

Узган ел 25219 пар язылышкан. Иң өлкән кияүгә 88 яшь. Ә киленгә 81 яшь.
Аерылышучы парларның саны да кими - 14 266. Икенче ел рәттән 2,1 процентка әзрәк теркәлә. Аерылышларның саны буенча республика Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткечләрнең берсенә ия (1000 кешегә 3,6).

Чагыштыру өчен: күрше Оренбург өлкәсендә ул 5,0 гә тигез. Ил буенча - 4,7.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading