16+

Татарстанда коронавирусның тагын 5 очрагы ачыкланды

Авыручыларның барысы да - чит илләрдән кайтучылар

Татарстанда коронавирусның тагын 5 очрагы ачыкланды

Авыручыларның барысы да - чит илләрдән кайтучылар

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 5 яңа очрагы рәсми рәвештә расланды. Билгеле булганча, барысы да чит илләрдән килгән кешеләр.
4 авыру - Татарстан кешеләре, бишенчесе Россиянең башка төбәгеннән, дип хәбәр ителә. Хәзерге вакытта алар барысы да республика йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланалар.
 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Франциядән килгән ике кеше аэропорттан ук республика клиник  йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелде. 

Өч кеше (Швейцария һәм Испаниядән килгән) үз-үзләрен изоляциягәннәр, ә хастаханәгә аларны өйләреннән китергәннәр. 

Пациентлар үзләрен яхшы хис итә, температуралары юк, авыру җиңел формада уза. 
Безнең илебезнең 18 субъектында «таҗ вирусы» белән чирләүнең 53 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта оператив штаб хәбәр итә. 
Болар: 
Татарстан Республикасы - 5 
Түбән Новгород өлкәсе - 4 
Свердловск өлкәсе - 3 
Тула өлкәсе - 2 
Калининград өлкәсе - 2 
Санкт-Петербург - 2 
Кабардино-Балкар Республикасы - 2 
Краснодар - 2 
Рязань өлкәсе - 1 
Ставрополь төбәге - 1 
Курган өлкәсе - 1 
Чиләбе өлкәсе - 1 
Ханты-Мансы АҖ - 1 
Красноярск крае - 1 
Хабаровск крае - 1 
Кырым Республикасы - 1

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading