16+

Татарстанда күпме җинаятьче бала исәпләнә?

Татарстанда балаларга карата бер ел эчендә 206 җинаять эше судка җибәрелгән.

Татарстанда балаларга карата бер ел эчендә 206 җинаять эше судка җибәрелгән.

Узган ел Татарстанда төрле җинаятьләрдә гаепләнгән балигъ булмаганнарга карата 206 җинаять эше судка җибәрелгән. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр итә.

Соңгы елда балигъ булмаганнарга карата 264 җинаять эше кузгатылган. Тагын 26 җинаять эше балигъ булмаганнарны җинаять эшчәнлегенә җәлеп итүдә гаепләнгән өлкәннәргә каршы кузгатылган.

Узган ел Казанда балигъ булмаган балага наркотиклар сатып алган һәм соңыннан аларны закладкалар кулланып саткан кеше хөкем ителгән. Әлеге ир-атка ун ел төрмә җәзасы билгеләнгән.

Бер ел эчендә тикшерүчеләр балигъ булмаганнар кылган җинаятьләрнең сәбәпләрен һәм шартларын бетерү турында 195 фикер керткән. 189 кеше җаваплылыкка тартылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading