16+

Татарстанда сабыйлар үлү очраклары арткан

Гыйнвар-июнь айларында бер яшькә кадәрге 57 бала вафат булган. 

Гыйнвар-июнь айларында бер яшькә кадәрге 57 бала вафат булган. 

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда беренче яртыеллыкта сабыйлар үлеме арткан. Әйтик, быелның гыйнвар-июнь айларында бер яшькә кадәрге 57 бала үлгән. Бу узган елның беренче яртыеллыгына караганда 1,8% ка күбрәк.

2023 елның беренче яртысында Татарстанда бер мең яңа туган балага 3,1 сабый үлем очрагы туры килгән. Күрсәткеч узган елның гыйнвар-июнь айларындагыдан югарырак булып чыккан - 2,8.

Идел буе федераль округы төбәкләренең яртысында диярлек 2023 елның гыйнвар — июнь айларында сабыйлар үлеме арткан. Татарстаннан тыш, бу исемлеккә Марий Эл (+8,3%), Ырымбур өлкәсе (+24,1%), Мордовия (+25%), Ульяновск өлкәсе (+47,1%) һәм Пенза өлкәсе (+73,3%) керә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading