Россия төбәкләре арасында республика медиан хезмәт хакы үсеше динамикасы буенча 14 нче урынны алды.
«РИА Рейтинг» икътисади тикшеренүләр үзәге тикшеренүләре буенча, Татарстан 2024 елның беренче кварталында уртача хезмәт хакы үсеше темплары буенча Россия төбәкләре арасында 14нче урынны алды.
Фаразлар буенча, 2033 елга Татарстан халкының 75 проценты 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алачак. Халыкның дүрттән бер өлеше 2,9 елдан соң бу чикне узачак, ә 2029 елга бу күрсәткеч республика халкының яртысына җитәчәк.
2024 елның гыйнварында Татарстанда уртача хезмәт хакы 63410 сум тәшкил итте, хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлар – файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә эшләүчеләр. Аларның уртача хезмәт хакы 101596 сум тәшкил итә.
Хезмәт хакы динамикасы буенча лидерлар – Ямал-Ненец һәм Чукот автономияле округлары, шулай ук Магадан өлкәсе халкы. Бишлеккә шулай ук Ханты-Манси һәм Ненец автономияле округлары кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар