16+

Татарстанның яңа вице-премьеры билгеләнде

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары итеп, Рөстәм Камил улы Нигъмәтуллин сайланды. Аның кандидатурасы Татарстан Дәүләт Советының 28 нче утырышында парламент әгъзалары тарафыннан хупланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Нигъмәтуллин кандидатурасының бүген парламентның ике комитеты - дәүләт төзелеше һәм җирле үзиларә, икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетлар утырышында каралуын җиткерде. Комитет әгъзалары ачык тавыш бирү юлын тәкъдим иткән һәм аларны депутатлар республика парламенты утырышында хуплаган.

Утырышта кандидатураны тавыш бирүгә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. Казанның беренче вице-мэры Рөстәм Нигъмәтуллинга бәя биргәндә ул аны "нәтиҗәле һәм белемле җитәкче, яхшы хуҗа" дип белдерде.

Рөстәм Нигъмәтуллин кандидатурасы өчен 83 депутат тавыш бирде, каршылар - юк, ике кеше тавыш бирүдән тыелып калды, дип яза Татар-информ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading