16+

Түбән Кама яшьләр хоккей лигасын кабул итте

Республикада Универсиадага дип дөнья күләм дәрәҗәдә 30 спорт объекты төзелде.

Республикада Универсиадага дип дөнья күләм дәрәҗәдә 30 спорт объекты төзелде.

Махсус яңа уку йорты - Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе ачылды. Республиканың спорт өлкәсендәге нәтиҗәләре, Татарстанны Сочи белән берәттән спорт үзәге дип атарга җирлек бирә. Татарстанда моннан егерме ел элек 4 кенә бассейн исәпләнсә, бүген 180нән артык бассейн эшли, 42 боз сарае бар.

Республикада Европа, дөнья күләм дәрәҗәдә ярышлар уза. Түбән Кама исә шушы көннәрдә яшьләр хоккей лигасын кабул итте. Уеннарның тантаналы ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Быел турнир алтынчы тапкыр уздырылса да, Татарстан аны беренче генә тапкыр кабул итә. Чемпион титулы өчен сигез команда ярышачак. Алар арасында Түбән Каманың "Реактор", Ярславльдән "Локо", Астана шәһәреннән "Снежные Барсы" төркемнәре дә бар.

- Матчлар бик мавыктыргыч, шәп узды. Яшьләр үзләре дә уенга ныклап әзерләнгәннәр иде. "Молодежка" сериалы геройлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Түбән Каманың яшьләр хоккей лигасын кабул итүе шәһрнең 50 еллык юбилеена туры килде. Бу үзенә күрә бер бүләк. Кыскасы, бәйрәм бик уңышлы узды, - ди Россиянең атказанган спорт остасы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров. Яшьләр клубы командалары арасында хоккей буенча дөнья кубогына матчлар Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 28 августка кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading