16+

TED нәрсә ул?

15 октябрь көнне Казанда гадәти булмаган форматта конференция узачак.

15 октябрь көнне Казанда гадәти булмаган форматта конференция узачак.

Әлеге TED X дөнья күләм масштабтагы чарада 500ләп кеше катнашыр дип көтелә. Бу конференциядә яңгыраган спикер чыгышларының видеолары интернет челтәрендә тиз арада тамашачы җыяр дип фаразлана. Әйтик, 2009 елда чит илдә бу форматта узган конференцияне интернетта миллиардтан артык кеше караган.

- TED дигәч тә, күпләр моның нәрсә икәнен аңлап та бетерми, әллә аю баласы турында сүз барамы дип сораучылар да бар, әмма, TED ул 1984 елда Америка Кушма Штатларында оешып бөтендөньяда танылган конференция. Хәзер бу чара көннән-көн популярлаша бара. Ул барыннан да бигрәк талантлы кешеләргә үз идеяләрен җиткерү мәйданчыгы. Барлык кешегә дә кызыклы тәкъдимнәр җиткерү урыны, - ди Швецариядә TED X конференцияләренең кураторы Сергали Адильбәков.

Әлеге конференция Нью-Йорк, Лондон, Шанхай шәһәрләрендә дә узган. Чиратта - Казан. Конференциягә бар дөньяга танылган спикерлар киләчәк, дип көтелә. Күпләренең исемнәрен оештыручылар сер итеп саклый. Уолтер Джерджия мәсәлән, танылган эшмәкәр, Шаолиньдә монах, цифрлы коллык турында чыгыш ясаячак. Ягъни интернет челтәрендә безнең хактагы барлык мәгълүматны дә бар кеше дә белә, үзебез генә белмибез, дигән фикерне сөрә ул. Безнең шәхси биттәге мәгълүматны башкалар карамый дип әйтеп буламы? Юк иткән, смс хәбәрләр чынлап та юкка чыгамы? Уолтер Джерджия әнә шундый кызык сорауларга җавап бирәчәк. Кыскасы, конференция бик кызыклы, үзенчәлекле узарга ошаган. Дөрес, чарага керү бәясе 900 сумнан 5000 сумга кадәр торачак. Бу чараны алга таба Казанда даими оештырырга ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading